"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
02.09.2016

Күрсәткән өчен законсыз акча таләп итү ихтималы булган түләүсез күрсәтелүче 10 топ медицина хезмәте

Медицина иминиятчеләренең төбәкара берлеге мәҗбүри медицина иминияте системасында эшләүче медицина учреждениеләрендә аларны күрсәткән өчен хокуксыз нигездә акча таләп итү ихтималы булган бушлай күрсәтелүче 10 топ медицина хезмәте исемлеген төзеде.





Медицина учреждениесендә алар өчен акча түләттерү ихтималы булган бушлай күрсәтелүче 10-топ медицина хезмәте:

  1. Канны калкансыман биз гормоннарына тикшертү
  2. Дәвалаучы табиб медицина күрсәткечләре буенча билгеләгән массаж курсына яки дәвалау физкультурасы дәресләренә (аеруча балаларга) түләргә тәкъдим итү
  3. Физиодәвалауның өстәмә (икенче яки өченче) төрен тәкъдим итү. Мәсәлән, электрофорез – бушлай, ә УВЧ яки УФО өчен – түләүле нигездә
  4. Дәвалаучы табиб стационарда дәвалану чорында билгеләгән дару чараларын сатып алу
  5. МРТ/КТ-тикшерүләрен 1-2 айдан алданрак вакытта түләүсез үткәрү
  6. Имгәнүләрне, сөяк-мускул аппараты авыруларын оператив дәвалау өчен тотыла торган материаллар, мәсәлән, комплектлаучы әйберләр яки эндопротез белән металл пластиналар сатып алу
  7. Күз катарактасын оператив дәвалаганда интраокуляр линзалар (ясалма хрусталик) сатып алу
  8. Дерматолог тарафыннан беренче тапкыр карау
  9. Анестезия (мәсәлән, стоматологиядә)
  10. Теш алу

Түләүсез медицина хезмәтләре күрсәтүдән һәркем файдалана алуга һәм аларның сыйфатына бәйле булган сорауларыгыз килеп чыкса, сез һәрвакыт медицина учреждениесе администрациясенә яки мәҗбүри медицина иминияте полисын биргән иминият компаниясенә мөрәҗәгать итә аласыз,- дип билгеләп үтәләр Медицина иминиятчеләренең төбәкара берлегендә. - Ә инде ниндидер сәбәпләр буенча медицина учреждениесендә күрсәтелгән хезмәтләр өчен түләргә туры килгән икән, бу очракта түләү документларыгызны саклагыз, - ди алар. 


Чыганак: doctorpiter.ru


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан