"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
06.09.2016

Татарстан Республикасының 3,2 миллионга якын кешесе бердәм үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полисларын алды


«Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында» 2010 елның 29 ноябрендәге 326-ФЗ номерлы Федераль законның 16 статьясы нигезендә 2011 елның 1 гыйнварыннан гражданнар иминият медицина оешмасын сайлап алуны мөстәкыйль рәвештә гамәлгә ашыра.   Иминият компаниясен елга бер тапкыр 1 ноябрьгә кадәр алыштырырга була, 2016 елның августында республикада аны алыштыру хокукыннан 6 867 граждан файдаланды.

2016 елның 1 сентябре хәленә карата Татарстан Республикасында мәҗбүри медицина иминияте буенча 3 770 442 кеше иминләштерелде, шуларның 3 194 896 сы бердәм үрнәктәге полислар алды, бу иминләштерелгән затлар саныннан 84,7 процент тәшкил итә. Полисны рәсмиләштерү түләүсез нигездә гамәлгә ашырыла.

Мәҗбүри медицина иминияте полисы, аны рәсмиләштерү турындагы, эшчәнлекләрен Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә гамәлгә ашыручы иминият медицина оешмалары хакындагы тулырак мәгълүматны безнең сайтта «Иминләштерелгән затларга» бүлегендә, шулай ук Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының 8-800-200-51-51 «кайнар линия» телефоны буенча (шалтырату бушлай) алырга була.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан