28.09.2016
2016 елның 22 сентябрендә Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды филиалларының экспертиза эшчәнлеге һәм иминләштерелгән затлар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча башкарыла торган эшләр өчен җаваплы белгечләре белән эшче киңәшмә үткәрелде.
Анда иминият вәкаләтле вәкилләре эшен оештыру, агымдагы елның беренче яртыеллыгында үткәрелгән реэкспертиза йомгаклары, икенче яртыеллыкка экспертиза эшчәнлеге планы, медицина-икътисадый экспертиза үткәргәндә медицина ярдәме күрсәтү тәртипләрен һәм стандартларын куллану тәртибе, Территориаль мәҗбүри медицина иминияте программасы буенча медицина ярдәменә түләү турындагы тариф килешүендәге үзгәрешләр турындагы мәсьәләләр тикшерелде.