"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
27.09.2016

Мөслим районында җаваплылыгы чикләнгән «Чулпан-Мед» иминият медицина оешмасы җәмгыяте үткәргән пациентлар хокуклары буенча акция йомгаклары


2016 елның 10 сентябрендә «Мөслим үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе поликлиникасында мәҗбүри медицина иминияте системасында пациентлар хокуклары буенча акция узды.

Акция гражданнарга медицина ярдәмен алганда килеп чыккан проблемаларны хәл итү буенча штаттан тыш табиб-экспертлар (уролог, акушер-гинеколог, невролог, эндокринолог) тарафыннан консультатив ярдәм күрсәтү, шулай ук иминләштерелгән затларга аларның мәҗбүри медицина иминияте системасындагы хокуклары һәм бурычлары турында мәгълүмат бирү максатларында үткәрелде.

Акциядә 33 кеше катнашты. Барлыгы 55 консультация бирелде.

Акция тәмамланганда «Чулпан-Мед» җәмгыяте белгечләре катнашучыларга анкеталар тутыртты. Аларны анализлау нәтиҗәләреннән күренгәнчә, мөрәҗәгать иткән барлык гражданнар да табиб-экспертлардан алган консультацияләрдән һәм чараның оештырылу дәрәҗәсеннән канәгать калды.  



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан