Җаваплылыгы чикләнгән «АК БАРС-Мед» иминият компаниясе» җәмгыятенең Питрәч районында пациентлар хокуклары буенча акция үткәрүе турында мәгълүмат
Җаваплылыгы чикләнгән «АК БАРС-Мед» иминият компаниясе» җәмгыяте 2016 елның 26 октябрендә пациентлар хокуклары буенча акция үткәрә.
Чара Питрәч авылы, Молодёжная урамы,13 нче йорт адресы буенча («Питрәч үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе поликлиникасы) сәгать 9.00 дан 14.00 сәгатькә кадәр узачак.
Түләүсез консультацияләрне (медицина документлары буенча медицина тикшерүеннән башка) түбәндәге квалификацияле белгечләр үткәрәчәк:
- эндокринолог,
- кардиолог,
- гастроэнтеролог.
Табиблар Татарстан Республикасы территориясендә экспертларның территориаль реестрына кертелгән медицина ярдәме сыйфаты экспертлары булып тора.
Гражданнар үзләре белән паспорт, мәҗбүри медицина иминияте полисын, медицина документларын (амбулатория картасы, стационарда дәваланган авыру тарихыннан чыгарма, анализлар нәтиҗәләре һ.б.) алып килергә тиеш.
8(84367) 3-05-18, 3-01-26 телефоннары буенча алдан язылып кую мәҗбүри.