"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
14.11.2016

Питрәч районында җаваплылыгы чикләнгән «АК БАРС – Мед» иминият компаниясе» җәмгыяте үткәргән пациентлар хокуклары буенча акция йомгаклары


2016 елның 26 октябрендә җаваплылыгы чикләнгән «АК БАРС-Мед» иминият компаниясе» җәмгыяте белгечләре «Питрәч үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе поликлиникасында пациентлар хокуклары буенча акция үткәрде.

Чарада 65 кеше катнашты.

Барлык катнашучылар өчен штаттан тыш табиб-экспертлар: кардиолог, эндокринолог, гастроэнтеролог консультацияләре оештырылды. Барлыгы 98 консультация үткәрелде.

Шулай ук иминият медицина оешмасы вәкиле чарада катнашучыларга иминләштерелгән гражданнарның мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге хокуклары һәм Дәүләт гарантияләре программасы кысаларында түләүсез медицина ярдәме күрсәтү тәртипләре хакында мәгълүмат җиткерде. 



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан