"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
23.05.2017

Ел ахырына кадәр Россиянең барлык төбәкләре үз илебездә эшләнгән чиплар куелган электрон полисларга күчәчәк


Гознак Россия чиплары куелган яңа электрон мәҗбүри медицина иминияте полисларын күрсәтте. Аларны гражданнарга 1 майдан бирә башладылар. Хәзерге вакытта чиплардагы мәгълүматны уку системалары 49 төбәктә бар инде, ә ел ахырына алар федерациянең барлык субъектларында да булачак. Карточкалар 2011 елның 1 маеннан бирелгән бердәм үрнәктәге полисларны гамәлдән чыгармый. Гражданнарның элек алган полислары шулай ук гамәлдә кала, әмма алар акрынлап заманча аналогка алыштырылачак.

Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды 1 майдан Россиядә электрон мәҗбүри медицина иминияте полисларын бирү турында яңадан гаризалар кабул итә башлады. Элегрәк, бу елның  февралендә, пластик карточкалар-полислар эшләп чыгару туктатылып торылган иде. Моның ни өчен шулай эшләнүе турында әйтелмәде. «Гознак» акционерлар җәмгыяте генераль директоры Аркадий Трачук аңлатып киткәнчә, эшне туктап тору Россиядә ясалган микросхемалардан файдалануга күчүгә әзерлек алып барылуга бәйле.

Халыкка электрон мәҗбүри медицина иминияте полислары дип йөртелә торган чиплы карточкаларны элегрәк күп төбәкләрдә бирә башлаганнар иде инде. Чипларга пациентны тәңгәлләштерергә ярдәм итә торган мәгълүмат: аның фотографиясе, паспорт мәгълүматлары, электрон имзасы, иминият компаниясенең исеме кертелгән. Чипларны кертү полисларны чит затлар файдаланудан сакларга һәм медицина оешмаларына пациент турындагы мәгълүматтан файдалануны җиңеләйтергә тиеш. Яңа үрнәктәге полисны рәсмиләштерү өчен иминият медицина оешмасына шәхсән барырга кирәк.

Карточкаларның уңайлы булуын, иң беренче чиратта, А5 форматындагы кәгазь документны алучылар бәяли алды. Ә менә иске үрнәктәге полисларның хуҗалары үзгәрешләрне бөтенләй дә сизмәде диярлек, чөнки аларның документлары элеккечә әйләнештә калды.

Электрон полислар шулай ук алдагыларын да гамәлдән чыгармый. Һәрхәлдә, бөтен илебез өчен бертөрле форматтагы 2011 елдан бирелеп килгән документлар әйләнештә калачак һәм алыштырылырга тиеш түгел, дип хәбәр итте Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды рәисе Наталья Стадченко. — Әмма теләге булганнар кәгазь полисларын электрон полиска алыштыра ала. Ә менә иске полисларга (2011 елга кадәр бирелгән) килгәндә, аларны, мөгаен, алыштырырга кирәк булачак.

 Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды рәисе сүзләренә караганда, бу документларның форматы полислар бирә торган төбәкләргә бәйле булган. Ә бу исә алардан бөтен ил буенча файдалануны кыенлаштырган. Полисларны алыштыруга карата вакыт буенча бернинди дә чикләүләр билгеләнмәгән булган.

Наталья Стадченко шулай ук электрон полислар белән эшләүгә 49 төбәкнең инде әзер булуын — аларның тиешле техник җиһазлар белән җиһазландырылуын да билгеләп үтте. Калган төбәкләр 2017 ел ахырына шулай ук, башкалар кебек үк, әзер булып бетәчәкләр, диде. Моңа карап, ил буенча сәяхәт итәргә җыенучы Россия гражданнары яңа полислардан файдалануга бәйле рәвештә барлыкка килә торган проблемаларга юлыгырга тиеш түгел, чөнки һәр карточканың индивидуаль номеры бар һәм аның буенча мәҗбүри медицина иминияте базасындагы пациент турында мәгълүмат табып  була.

Алдарак чит илдә эшләнгәне белән чагыштырганда, яңа карточканың төп өстенлеге —  «Микрон» гәвами акционерлар җәмгыятендә җитештерелгән микросхемалардан файдалану. Шулай ук карточканы эшләгәндә һәм фотога төшергәндә Россия программа продукты кулланыла. 

«Микрон» гәвами акционерлар җәмгыяте генераль директоры Гөлнара Хәсьянова аңлатып үткәнчә, бер карточканың кыйммәте аның чит ил аналогы кыйммәтеннән артык түгел, ә сыйфаты буенча ул халыкара дәрәҗәгә туры килә. Халык өчен карточкалар элеккечә түләүсез булачак.

Гөлнара Хәсьянова сүзләренә караганда, чипларның эшкә яраклы булу вакыты дистә еллар тәшкил итә, шуңа күрә алардан файдаланганда проблемалар килеп чыгарга тиеш түгел. Ә фотографиягә килгәндә, аны лазер белән кертү фотоларның сакланышын гарантияли. Балалар полисларына фото элеккечә куелмаячак, өлкәннәрнең полисларын бары тик аларның паспорт мәгълүматлары үзгәргәндә генә алыштыру планлаштырыла. Паспорт алыштырылган очракта, яңа электрон полис бирүне сорап мөрәҗәгать итү мәҗбүри булачак.

«Гознак» акционерлар җәмгыяте Россиядә электрон мәҗбүри медицина иминияте карточкаларын җитештерү һәм аларга пациентның шәхси мәгълүматларын кертү буенча бердәнбер башкаручы булачак.

Чыганак: http://izvestia.ru/news/703208


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан