Россия Федерациясенең якынча 50 субъекты электрон мәҗбүри медицина иминияте полисына күчәргә әзер (Известия 11/05/2017)
Бу турыда Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды башлыгы хәбәр иткән.
Россиянең 85 төбәгеннән якынча 50 се электрон мәҗбүри медицина иминияте полисына күчәргә әзер, дип белдергән журналистларга Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды башлыгы Наталья Стадченко.
ТАСС агентлыгы Стадченконың «Россия Федерациясенең 49 субъекты электрон үрнәктәге полистан файдаланырга техник яктан әзер булуларын раслады инде», — дигән сүзләрен дә китергән.
Фонд башлыгы шулай ук электрон мәҗбүри медицина иминияте полисы булган Россия Федерациясе гражданы электрон полис белән эшләргә техник яктан әзер булмаган төбәктә медицина ярдәме күрсәтүне сорап мөрәҗәгать иткән очракта да авырлыклар килеп чыгарга тиеш булмау, кешене электрон мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча тәңгәлләштерү мөмкинлеге булу турында да билгеләп үткән.
Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды башлыгы сүзләренә караганда, 2017 елның 1 маеннан электрон үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полисын ясаганда үз илебездә эшләнгән микрочиплардан файдалана башлаганнар.
Чыганак: http://izvestia.ru/news/703637