"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
25.10.2017

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды белгечләре иминләштерелгән затларның мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге хокукларын яклау мәсьәләләре буенча медицина хезмәткәрләренә мәгълүмат җиткерүдә катнашты


Иминләштерелгән затларның мәҗбүри медицина иминияте буенча медицина ярдәмен бушлай алу хокукларын тәэмин итү максатыннан чыгып, Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды белгечләре 2017 елның гыйнвар – сентябрендә Татарстан Республикасының 16 медицина оешмасында (Казан, Яр Чаллы, Буа, Чистай, Түбән Кама шәһәрләрендә һ.б.) медицина хезмәткәрләре коллективларында мәҗбүри медицина иминиятендә катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге һәм иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча мәгълүмат җиткерүгә йөз тоткан очрашулар үткәрде. 

Чарада катнашкан барлык медицина хезмәткәрләре саны – 711 кеше:  алар җитәкчеләр составы вәкилләре, табиблар, урта медицина персоналы.

Чараларда мәҗбүри медицина иминиятендә һәм иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклауда катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге турындагы мәсьәләләр тикшерелде.

Медицина оешмаларында территориаль фонд белгечләре мәҗбүри медицина иминияте полислары белән тәэмин итү тәртибе, медицина ярдәмен алганда иминләштерелгән затларның хокуклары һәм бурычлары, поликлиникада, өйдә, көндезге һәм тәүлек әйләнәсе эшли торган стационар шартларында медицина ярдәме күрсәтү тәртибе һәм шартлары, табиб-белгечләрнең планлы консультацияләрен һәм диагностика тикшерүләрен көтү вакытлары турында күрсәтмә материал (презентация) тәкъдим итте.

Шулай ук медицина ярдәмен Россия Федерациясенең башка субъектлары территориясендә иминләштерелгән затларга һәм мәҗбүри медицина иминияте системасында иминләштерелмәгән һәм тәңгәлләштерелмәгән затларга күрсәтү турындагы мәсьәләләр тикшерелде.

Медицина хезмәткәрләренә Татарстан Республикасында иминият вәкилләре институты оештырылу, 1, 2, 3 дәрәҗәдәге иминият вәкилләренең төп максатлары һәм функциональ бурычлары турында мәгълүмат бирелде.

Чарада катнашучыларның барысы да  эшчәнлекләрен Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә гамәлгә ашыручы иминият медицина оешмаларының һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды контакт-үзәгенең элемтәгә керү өчен кирәкле телефоннары язылган мәгълүмати материаллар алды.



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан