2017 елның 9 аенда Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондына һәм иминият медицина оешмаларына кергән шикаятьләр турында мәгълүмат
2017 елның 9 аенда Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондына һәм Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшчәнлек гамәлгә ашыручы иминият медицина оешмаларына иминләштерелгән затлардан 1 260 шикаять керде, шуларның 1 032 се (82,0%) нигезле дип танылды.
Шикаятьләр саны 2016 елның шундый ук чоры белән чагыштырганда 28,2 процентка артты (2016 елның 9 аенда – 905 шикаять). Нигезле шикаятьләрне язуга китергән төп сәбәпләр булып түбәндәгеләр тора: мәҗбүри медицина иминияте программалары буенча медицина ярдәме күрсәтүдән баш тарту (37,5%); медицина оешмасы эшчәнлеген оештырудагы җитешсезлекләр (32,2%); мәҗбүри медицина иминияте программалары буенча медицина ярдәме күрсәткән өчен акча алу (12,3%).
Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшчәнлек гамәлгә ашыручы медицина оешмаларына шикаятьләр белән гражданнардан 2017 елның гыйнвар-сентябрендә Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондына һәм иминият медицина оешмаларына кергән мөрәҗәгатьләр буенча статистика мәгълүматлары (Күчереп алырга).