"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
01.02.2018

Иминләштерелгән затлар хокукларын яклау һәм экспертиза эшчәнлеге мәсьәләләре буенча эшче киңәшмә үткәрелде

2018 елның 1 февралендә Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының һәм аның филиалларының иминләштерелгән затлар хокукларын яклау һәм экспертиза эшчәнлеге мәсьәләләре өчен җаваплы белгечләре эшче киңәшмәсе булып узды.

Киңәшмәдә Контакт-үзәк эшенә кагыла торган мәсьәләләр, 2017 елдагы экспертиза эшчәнлеге нәтиҗәләре, иминләштерелгән затлар хокукларын яклауның төп юнәлешләре, 2018 елда иминият вәкилләре эшчәнлеге, 2018 елга территориаль мәҗбүри медицина иминияте программасы буенча медицина ярдәменә түләү тәртибе, шәхси мәгълүматларны саклау турындагы законнарның үтәлеше, мәҗбүри медицина иминияте полислары белән тәэмин итү һәм аларны алыштыру хакындагы мәсьәләләр тикшерелде.

Докладлар белән мәҗбүри медицина иминиятен үстерү идарәсе башлыгы Д.М. Мәгъсүмова, медицина ярдәме сыйфатын тикшереп торуны оештыру идарәсе башлыгы Л.А. Доронина, медицина ярдәме сыйфатын тикшереп тору бүлеге башлыгы И.Ю. Панова, медицина экспертизалары бүлеге башлыгы Н.Х. Нәбиева, иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклау бүлеге башлыгы О.П. Полякова, Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Казан шәһәрендәге филиалы директоры Т.А. Сенчугова, Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Әлмәт шәһәрендәге филиалы директоры А.М. Миндаров чыгыш ясады.



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан