16.01.2018
2018 елның 16 гыйнварында Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының һәм иминият медицина оешмаларының иминләштерелгән затлар хокукларын яклау эше өчен җаваплы белгечләре эшче киңәшмәсе булып узды.
Киңәшмәдә Контакт-үзәк эшчәнлегенә, анкеталар тутырту үткәрүгә, 2 дәрәҗәдәге иминият вәкилләренең иминләштерелгән затларга диспансеризация узарга кирәк булу турында индивидуаль мәгълүмат җиткерү эшчәнлегенә кагыла торган 2017 елдагы эш нәтиҗәләре тикшерелде. Моннан тыш, киңәшмәдә 2018 елда 3 дәрәҗәдәге иминият вәкилләре эшен оештыру мәсьәләләре дә тикшерелде.