20.03.2018
Агымдагы елның 1 кварталында Татарстан Республикасының 106 медицина оешмасында иминият вәкилләре – эшчәнлекләрен Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә гамәлгә ашыручы өч иминият медицина оешмасы хезмәткәрләре эшли башлады.
Иминият вәкилләре табибка күренү өчен язылырга ярдәм итәчәк, диспансеризациягә килергә кирәк булу турында кисәтәчәк, мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча бушлай медицина ярдәме күрсәтү вакытлары, шартлары һәм тәртибе турындагы сорауларга җавап бирәчәк. Иминият вәкилләренең эш графигы белән Иминият вәкилләре контакт-үзәгендә танышырга була.