"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
09.04.2018

Сәламәтлек саклау министры Вероника Скворцова иминият медицина оешмаларының иминият вәкилләре эшчәнлеге мәсьәләсе буенча киңәшмә үткәрде

Киңәшмәдә соңгы елларда Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы һәм  Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды, иминият медицинасын камилләштерү максатыннан чыгып, иминият медицина оешмалары белән үзара хезмәттәшлектә күргән кайбер чараларны тормышка ашыруга йомгак ясалды.

Бүгенге көнгә барлык дәрәҗәдәге иминият вәкилләре саны 8,9 меңнән артык белгеч тәшкил итә.

Икенче дәрәҗәле иминият вәкилләре кылган гамәлләр нәтиҗәсендә 2017 елда диспансеризация узарга тиешле 21,2 миллионнан артык гражданга хәбәр җиткерүгә ирешелде, бу исә 2016 ел белән чагыштырганда диспансеризация узган кешеләр санын 6,2 процент пунктка арттыруга ярдәм итте.

Барлык төбәкләрдә дә 215 региональ һәм 25 федераль Call-үзәк оештырылды һәм эшли. 2017 елда «кайнар линия» телефоны буенча мөрәҗәгатьләр саны 2016 ел белән чагыштырганда 30,3 процентка арткан,  шул ук вакытта шикаятьләр саны өчтән бер өлешкә кадәр диярлек  (-29,3%) кимегән.

Иминият вәкилләре институты һәр иминләштерелгән гражданга медицина ярдәмен алган вакытта ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле механизмына әйләнергә һәм, моннан тыш, һәр кешенең үз сәламәтлеге өчен җаваплылыгын арттыруга ярдәм итәргә тиеш.

Мәкаләнең төп нөсхәсе: https://www.rosminzdrav.ru/news/2018/04/05/7593-ministr-veronika-skvortsova-provela-soveschanie-po-voprosu-deyatelnosti-strahovyh-predstaviteley-strahovyh-meditsinskih-organizatsiy-s-2016-goda-po-nastoyaschee-vremya


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан