"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
24.05.2018

2018 елның 24 маенда “Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе базасында Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды белгечләренең эшче киңәшмәсе узды


2018 елның 24 маенда “Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының Республика клиник хастаханәсе” дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесе базасында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече – ангионеврологы, м.ф.д, профессор Д.Р.Хәсәнова катнашында Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды белгечләре, иминият медицина оешмаларының белгеч-экспертлары,  «неврология» белгечлеге буенча территориаль реестрга кертелгән сыйфат экспертлары,  Казан шәһәренең кайбер кан тамыры үзәкләре баш табибларының эшче киңәшмәсе узды.

Киңәшмәдә баш мие кан әйләнеше нык бозылган авыруларга медицина ярдәме күрсәткән өчен түләү, 2017 елгы түләү өчен кабул ителгән счетлар реестрлары мәгълүматлары буенча кан тамыры үзәкләренең эш йомгаклары, инсульт белән авыручыларга медицина ярдәме күрсәтү сыйфатына экспертиза нәтиҗәләре мәсьәләләре тикшерелде.

Баш мие кан әйләнеше нык бозылган авыруларга медицина ярдәме күрсәтү сыйфатын эксперт тарафыннан бәяләү һәм баш мие кан әйләнеше нык бозылган авыруларга медицина ярдәме күрсәтү тәртибе һәм Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының 2017 елның 10 маендагы 203н номерлы приказы белән расланганмедицина ярдәме күрсәтү сыйфаты критерийлары үтәлмәгәндә финанс санкцияләрен куллану мәсьәләләре аерым тикшерелде.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан