"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
26.10.2018

Массакүләм мәгълүмат чараларында басылган иске үрнәктәге полисларны алыштыру вакыты 1 ноябрьгә кадәр билгеләнү турындагы хәбәр дөреслеккә туры килми

 

"Россия Федерациясендә мәҗбүри медицина иминияте турында" 2010 елның 29 ноябрендәге 326-ФЗ номерлы Федераль закон нигезендә 2011 елның 1 гыйнварыннан гражданнар мөстәкыйль рәвештә иминият медицина оешмасын сайлап ала башлады

2018 елның 1 октябре хәленә карата Татарстан Республикасында мәҗбүри медицина иминияте буенча 3 796 243 кеше иминләштерелгән, шуларның 96,3 проценты бердәм үрнәктәге полисларны алган. Полисны рәсмиләштерү бушлай гамәлгә ашырыла.

Бердәм үрнәктәге полисны алган гражданнар 1 ноябрьгә кадәр елга бер тапкыр иминият компаниясен алыштыру хокукына ия. 2018 елның сентябрендә республикада иминият медицина оешмасын алыштыру хокукыннан 1 257 кеше файдаланды.

Иске үрнәктәге (яшел «китапчык» рәвешендәге) полисларны яңасына алыштыру буенча законнар белән чикләүләр кертелмәгән.

Мәҗбүри медицина иминияте полисы, аны рәсмиләштерү, Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшчәнлек гамәлгә ашыручы иминият медицина оешмалары турындагы тулырак мәгълүматны, безнең сайтның «Иминләштерелгән затларга» бүлегеннән, шулай ук Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының 8-800-200-51-51 кайнар линия телефоны буенча (шалтырату бушлай) алырга була.

Бердәм үрнәктәге полисларны кәгазь бланкта яки пластик карта рәвешендә алган гражданнарга борчылырга урын юк – әлеге полисларны алыштыру таләп ителми.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан