"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
14.08.2019

Мобиль сырхауханәләр – алга!

Мобиль сырхауханәләр нәтиҗәле булсын өчен, аларның эш графигын билгеләп, комплексларның базасында күрсәтелгән медицина ярдәме өчен түләү мәсьәләсен ачыклап, квалификацияле кадлар белән тәэмин итәргә. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтаховага һәм Татарстан сәламәтлек саклау министры Марат Садыйковка шундый бурыч йөкләде. Республика башлыгы Кама Тамагы , Тәтеш, Буа муниципаль районнарында урып- җыю барышы һәм дәүләт программаларының үтәлеше белән танышып йөрде. Рөстәм Миңнеханов Тәтеш районының Бакырчы авылында эшли башлаган мобиль сырхауханә белән дә кызыксына.

Исегезгә төшерәбез: бу – “Бердәм Россия” партиясенең “Мобиль сырхауханә” дигән яңа проекты. Аның нигезендә, республиканың иң ерак авылларына да табиблар үзләре бара ала. Бу – тар белгечлектәге табибларны утырткан һәм заманча медицина җиһазларына ия 4 автопоезд. Шуларның берсен Рөстәм Миңнехановка күрсәттеләр. Президент башкарылган эштән канәгать калуын белдерде.

Татарстанның ерак авылларында яшәүчеләрнең тиешле вакытында медицина ярдәме алмавы – билгеле проблемаларның берсе. Һәм Татарстан Президенты йөкләмәсе нигезендә, сәламәтлек саклау министрлыгы “Мобиль сырхауханә” программасын булдырды. Ул “Бердәм Россия” партиясе проектлары белән беррәттән “Сәламәтлек саклау”, шулай ук “Демография” илкүләм проектлары кысаларында авыл халкын диспансепрлаштыру максатыннан да тормышка ашырыла.

Министрлык КамАЗ базасында 4 шундый мобиль комплекс сатып алган. Автомобиль эчендә заманча диагностика һәм лаборотор җиһазлар. Биредә диспансерлаштыруның 2 нче этабы кысаларында тикшеренүләр узарга, квалификацияле белгечләрнең киңәшләрен ишетергә мөмкин. Әлеге сырхауханәләрдә кардиолог, терапевт, эндокринолог, күз табибы, невролог, гинеколог, хирург һәм башкалар кабул итә. Берочтан шунда ук флюрография ясатырга була. Алар иң беренче чиратта кечкенә авылларны йөреп чыгачак.

Тагын 3 шундый мобиль сырхауханә 2019 нчы елның 30 нчы августына кайтып җитәргә тиеш. Аларны зоналап урнаштырырга планлаштыралар: Республика клиник, Казанның 7 нче клиник, Чаллыдагы ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү, Әлмәт үзәк район хастаханәләрендә.

Болардан тыш, “Демография” илкүләм проекты кысаларында Татарстан хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы “Ларгус” автомобильләре сатып алырга җыена. Алар өлкән яшьтәгеләрне мобиль комплексларга һәм район хастаханәләренә илтеп куячак.








Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан