"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
09.09.2019

Татарстанның Актаныш районында яңа ФАП ачылды


2019 елның 7 сентябрендә Актаныш муниципаль районы башлыгы Энгель Фәттахов, Актаныш муниципаль районы башлыгы урынбасары Рәйхан Галимҗанова, «Актаныш үзәк район хастаханәсе» баш табибы урынбасары Рөстәм Мөгтәзиров, Кәзкәй авыл җирлеге башлыгы Мәхтүмән Хөрмәев Кәзкәй авылында төзелгән модульле яңа фельдшер-акушерлык пунктын карап чыктылар.

Модульле яңа ФАП Актаныш муниципаль районында унберенче пункт булачак. «Авылны уңышлы үстерү – авыл халкы өчен уңайлы тормыш шартлары, һәм беренче чиратта, медицина ярдәменнән һәркем файдалана алырлык итү. Районда Президентның барлык программалары да гамәлгә ашырыла», – дип билгеләп үтте чара барышында район башлыгы Энгель Фәттахов. Ул шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына ихлас рәхмәтләрен җиткерде.

Яңа фельдшер-акушерлык пункты Кәзкәй авылының 234 кешесенә хезмәт күрсәтәчәк, шуларның 39ы – балалар. Диспансер исәбендә 24 кеше тора, шуларның берсе – бала.

Фельдшер Рәфисә Сәрвәрова – югары категориягә ия, эш стажы 35 ел, 0,75 ставкага эшли.

Санитар-эпидемиологик бәяләмәсен һәм медицина эшчәнлеген гамәлгә ашыруга лицензия алганнан соң фельдшерлык-акушерлык пункты ишекләрен киң ачып пациентлар кабул итә башлаячак.

Оригинал статья: http://minzdrav.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1556882.htm.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан