"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
09.09.2019

Түбән Кама шәһәренең Перинаталь үзәкле балалар шәһәр хастаханәсендә хезмәткәрләрне гриппка каршы вакцинацияләү башланды


Табиблар төрле вируслар белән зарарлану куркынычы зур булган төркемгә керә, шуңа күрә аларга гриппка каршы вакцинацияне һичшиксез ясатырга тәкъдим ителә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, әгәр коллектив әгъзаларының 40 проценттан артыгы прививка ясаткан булса, вакцинацияләнмәгән хезмәткәрләр арасында авыручылар саны 10 проценттан артмаячак. Түбән Кама балалар шәһәр хастаханәсендә грипптан даими рәвештә прививка ясатучы хезмәткәрләрнең проценты һәрвакыт шактый югары. Быел да табиблар бу эштә актив катнаша. Балалар хастаханәсе хезмәткәрләренең күбесе прививканы әлеге кампаниянең беренче көнендә үк ясатты инде. Бүген моны эшләп өлгермәгәннәрнең иртәгә иртән прививка кабинетына килү мөмкинлеге бар.


Оригинал статьи: http://minzdrav.tatarstan.ru/rus/index.htm/news/1557347.htm.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан