"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
17.09.2019

2019 елның 17 сентябрендә беренче тапкыр Бөтендөнья пациентлар иминлеге көне билгеләп үтелә, аны агымдагы елның маенда Бөтендөнья сәламәтлек саклау ассамблеясе гамәлгә куйды


Бөтендөнья пациентлар иминлеге көненең максаты - пациентлар иминлеге турында глобаль хәбәрдарлыкны арттыру, һөнәри бердәмлекнең, пациентларның, аларның туганнарының, пациентлар мәнфәгатьләрен яклаучы төрле оешмаларның бердәмлеген хуплау.

Хәзерге вакытта пациентлар иминлеген билгеләү, барыннан да элек, медицина ярдәме күрсәтү процессында хаталар җибәрмәүгә һәм медицина ярдәме күрсәтүгә бәйле булган тискәре хәлләр килеп чыгу куркынычын минимумга кадәр киметүгә бәйле. Теге яки бу чарага карата тискәре реакцияләр теләсә нинди медицина чараларын үткәрү сәбәпле (хәтта алар дөрес үткәрелгәндә дә) барлыкка килергә мөмкин, һәм бу аларның диагностикалау, дәвалау яки реабилитацияләү юнәлешендә булу-булмауларына бәйле түгел.

Россия Федерациясендә агымдагы ел «Куркынычсызлык культурасы – һәркемнең җаваплылыгы» дигән төп шигарь астында уза.

Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы, Бөтендөнья пациентлар иминлеге көненә багышлап, матбугат конференциясе уздырды. Анда дарулар белән тәэмин итү һәм медицина ярдәмен һәркем алырлык итү турындагы мәсьәләләр  каралды. Чарада Татарстан Республикасы Территориаль медицина иминияте фонды директоры урынбасары Марина Мөхәммәтҗанова катнашты.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан