"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
04.02.2020

2020 елның 4 февралендә Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Алабуга шәһәрендәге филиалы белгечләре «Алабуга үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесендә Бөтендөнья онкология авыруларына каршы көрәш көненә багышланган чара үткәрделәр. Халыкның онкология авырулары турындагы хәбәрдарлыгын арттыру, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатында үткәрелгән бу чарада, әлеге проблема буенча тиешле мәгълүмат җиткерү белән беррәттән, «Диспансерлаштыру онкологиягә каршы» дигән тема буенча брошюралар, «Үз сәламәтлегең турында бел – диспансерлаштыру уз!» дигән тематика буенча буклетлар, Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының һәм эшчәнлекләрен мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә гамәлгә ашыручы иминият медицина оешмаларының элемтәгә керү өчен кирәкле мәгълүматлары күрсәтелгән календарьлар таратылды.



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан