03.09.2020
2020 елның 3 сентябрендә Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондында гриппка каршы прививкалар ясау кампаниясе узды. Гриппка каршы прививка, билгеле инде, гражданның грипп белән авырмаячагын гарантияләми. Шулай булса да, ул гриппның үлем белән тәмамланырга мөмкин булган, төрле өзлегүләр китереп чыгара торган токсинлы авыр формага әверелүен булдырмый калырга ярдәм итәчәк.