"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
29.10.2020

Депутатлар беренче укылышта 2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы ТММИФ бюджетын карадылар


Бүген ТР Дәүләт Советы беренче укылышта «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проектын кабул итте. Фонд бюджетының фараз күрсәткечләре Россия Федерациясенең социаль-икътисадый үсеше фаразларының төп параметрлары, шулай ук «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» федераль закон проекты һәм 2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына гражданнарга түләүсез медицина ярдәме күрсәтү буенча дәүләт гарантияләре программасы проекты нигезендә формалаштырылды.

2021 елга Фонд бюджеты керемнәре 59,2 млрд. сум күләмендә фаразлана, бу 2020 ел дәрәҗәсеннән 1,8 проценка артык.

Әлеге акчалар Фонд бюджетының чыгым статьялары буенча тулысынча бүленә.

Фонд бюджетының чыгымнар өлеше шулай ук профилактик тикшерүләргә һәм диспансерлаштыруга, COVID вирусы булу-булмауны ачыклау өчен (шул исәптән хастаханәгә дәвалануга керер алдыннан) пациентларга тест үткәрү; онкология авыруларына каршы көрәш программасын гамәлгә ашыруга чыгымнарны арттыруны күздә тота.

Тәкъдим ителгән закон проектына Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы, Татарстан Республикасы Прокуратурасы һәм Татарстан Республикасы Хисап палатасының уңай бәяләмәләре алынды.



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан