"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
17.11.2020

2020 елның 17 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы узды


«2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проекты икенче укылышка әзерләнде.

2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турындагы закон проектына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан сигез төзәтмә керде, шулардан алтысы Фонд бюджетының төп параметрларына кагыла, икесе - редакцион характердагы төзәтмәләр.

Аларның һәркайсы турында тулы итеп ТР ТММИФ директоры Алсу Мифтахова сөйләде.

Төзәтмәләр белән 2021 елга ТР ТММИФ бюджетының керемнәр һәм чыгымнар өлешен тулаем 286,9 млн. сумга арттырырга тәкъдим ителә, бу Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетыннан субвенция күләменең артуына бәйле. Тәкъдим ителгән төзәтмәләр нигезендә, Территориаль мәҗбүри медицина иминияте программасы буенча медицина ярдәме өчен түләүгә акча күләме 431,5 млн. сумга арттырыла.

Редакцион характердагы төзәтмәләр керемнәрнең баш администраторлары бюджет классификациясе керемнәре кодларын РФ Финанс министрлыгының 2020 елның 28 сентябрендәге 215н номерлы приказы нигезендә яңа кертелгән һәм үзгәртелгән кодларга туры китерүне күздә тота.

Кертелә торган төзәтмәләрне исәпкә алып:

  • 2021 елга керемнәр – 59 462 575,8 мең сум, 2022 елга – 61 967 827,3 мең сум һәм 2023 елга 65 059 818,6 мең сум тәшкил итәчәк;
  • 2021 елга чыгымнар – 59 489 698,2 мең сум, 2022 елга – 61 967 827,3 мең сум һәм 2023 елга 65 059 818,6 мең сум тәшкил итәчәк.

Комитет утырышында шулай ук 2020 елның 9 аенда Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты үтәлеше турындагы мәсьәләләр дә каралды.



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан