"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
26.11.2020

2020 елның 26 ноябрендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының унҗиденче утырышы узды


Бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары «2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республиксы законы проектын кабул итте.

ТР Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев әлеге закон проектына Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетыннан сигез төзәтмә кертелде дип билгеләп үтте.

Аның сүзләренә караганда, барлык төзәтмәләр дә объектив характерда, алар федераль дәрәҗәдәге норматив хокук актлары проектына нигезләнә һәм 2021 елга Фонд бюджеты керемнәрен һәм чыгымнарын 286,9 млн.сумга арттыра; 2022 һәм 2023 еллар план чорына Фондның керемнәрен һәм чыгымнарын 845,7 млн. сумга һәм 1 090,8 млн. сумга киметә.

Камил Нугаев, документны карап тикшергәннән соң, Комитет аны икенче укылышта һәм бюджетның түбәндәге параметрлары белән тулаем кабул итәргә тәкъдим итә, дип белдерде:

  • 2021 елда керемнәр - 59 462 575,8 мең сум, чыгымнар 59 489 698,2 мең сум;
  • 2022 елда керемнәр - 61 967 827,3 мең сум, чыгымнар 61 967 827,3 мең сум;
  • 2023 елда керемнәр -65 059 818,6 мең сум, чыгымнар 65 059 818,6  мең сум тәшкил итәчәк.

Депутатлар 2021-2023 елларга Фонд бюджеты турындагы закон проектын хуплады.



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан