"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
17.02.2021

2021 елның 17 февралендә профилактик медицина тикшерүләрен һәм өлкәннәрне диспансерлаштыруны оештыру мәсьәләләре буенча республика видеоселектор киңәшмәсе узды


Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында профилактик медицина тикшерүләрен һәм өлкәннәрне диспансерлаштыруны оештыру мәсьәләләре буенча республика видеоселектор киңәшмәсе узды. Киңәшмәдә 2020 ел нәтиҗәләре буенча йогышлы булмаган авырулар китереп чыгара торган артериаль кан басымы югары булу, тән массасы арту, тәмәке тарту кебек куркыныч факторларны ачыклау түбән дәрәҗәдә булу күзәтелде, дип билгеләп үтелде. Шулай ук аерым районнарда беренче тапкыр диагноз куелган затларны диспансер күзәтүенә алу да тиешле дәрәҗәдә булмау турында әйтелде.

«Диспансерлаштыру һәм периодик рәвештә үткәрелә торган медицина тикшерүләре. Түләү тәртибе.Тикшереп тору нәтиҗәләре» дигән доклад белән ТР ТММИ фондының медицина ярдәме сыйфатын тикшереп торуны оештыру идарәсе башлыгы Людмила Доронина чыгыш ясады. Ул тикшереп тору нәтиҗәләре буенча диагностика тикшеренүләрен гамәлгә ашыру һәм тән массасы индексын хисаплап чыгару өлешендә профилактика чараларын үткәрү тәртибе үтәлмәү очракларын булу, иминият медицина оешмалары иминләштерелгән затларга индивидуаль рәвештә хәбәр җиткереп тора алсын өчен профилактика чараларына җәлеп ителергә тиешле затлар исемлекләрен кертү буенча медицина оешмалары белән иминият медицина оешмалары арасында үзара хезмәттәшлекнең тиешенчә оештырылмау мәсьәләләренә аерым тукталды.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан