"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
30.03.2021

Казанда яңа вакцинацияләү пункты ачылды


Җаваплылыгы чикләнгән «АК БАРС-Мед» җәмгыяте филиалы территориясендә Островский урамында коронавирус инфекциясеннән вакцинацияләү пункты ачылды. Процедураны Казанның 7 нче шәһәр поликлиникасы медицина хезмәткәрләре үткәрә. Прививканы Татарстанда яшәүче 18 яше тулган һәр теләгән кеше ясата ала. Вакцинация бушлай ясала, алдан язылырга кирәкми, тик килгәндә гражданнардан паспорт яки СНИЛС таныклыгын алып килү сорала. Моның өчен Островский урамында урнашкан 38 нче йортның 3 нче катындагы 312 нче бүлмәгә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Прививкага карата организмның индивидуаль реакцияләре булырга мөмкин. Вакцина кертелгәннән соң, беренче өч көндә температура күтәрелергә мөмкин. Шуннан соң да температура төшмәсә һәм хәл яхшырмаса, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Шул ук вакытта барлык профилактика кагыйдәләрен дә төгәл үтәргә, шул исәптән битлек киеп йөрергә һәм социаль дистанцияне сакларга кирәк. Якын арада мондый пунктлар Әлмәт һәм Чаллы шәһәрләрендә дә ачылачак.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан