"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
30.03.2021

Медицина ярдәме күрсәткәндә һәм Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге законнарны тормышка ашырганда иминләштерелгән затлар хокукларын яклау буенча координация советының чираттагы утырышы уздырылды


2021 елның 30 мартында Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондында Медицина ярдәме күрсәткәндә һәм Татарстан Республикасы территориясендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге законнарны тормышка ашырганда иминләштерелгән затлар хокукларын яклау буенча координация советының «Яңа коронавирус инфекциясе: 2020 һәм 2021 елларда медицина ярдәме күрсәтүне оештыру, контрольдә тоту-күзәтчелек чаралары нәтиҗәләре» дигән мәсьәләгә багышланган утырышы булып узды.

Координация советы утырышында Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтахова, Татарстан Республикасы сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының медицина ярдәме сыйфатын тикшереп торуны оештыру идарәсе башлыгы Людмила Доронина, Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча территориаль органы җитәкчесе Любовь Шәйхетдинова, эшчәнлекләрен мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә гамәлгә ашыручы иминият медицина оешмаларының башка җитәкчеләре һәм белгечләре катнашты.

Төп докладны Людмила Доронина ясады. Идарә башлыгы төп проблемаларны, шулай ук аларны хәл итү юлларын билгеләде. Ведомство белгечләре тарафыннан гамәлгә ашырылган контрольдә тоту-экспертиза чараларын җентекләп анализлады.

Любовь Шәйхетдинова 2020 елда яңа коронавирус инфекциясе таралган чорда гамәлгә ашырылган контрольдә тоту-күзәтчелек эшчәнлегенә нәтиҗә ясады.



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2023 ТФОМС Республики Татарстан