"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
17.03.2021

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Казан шәһәрендәге филиалында иминләштерелгән затлар хокукларын яклау һәм мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә экспертиза эшчәнлеге мәсьәләләре буенча киңәшмә булып узды


2021 елның 17 мартында Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Казан шәһәрендәге филиалында иминләштерелгән затлар хокукларын яклау һәм мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә экспертиза эшчәнлеге мәсьәләләре буенча киңәшмә булып узды

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды, иминият медицина оешмалары белгечләре катнашты.

Кереш сүздән соң Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының медицина ярдәме сыйфатын тикшереп торуны оештыру идарәсе башлыгы Людмила Доронина 2020 елда башкарылган эш нәтиҗәләренә тукталды һәм 2021 елга бурычлар турында сөйләде.

Шулай ук киңәшмә барышында паллиатив медицина ярдәме күрсәтү очраклары буенча медицина-икътисадый экспертиза үткәрү тәртибе, COVID-19 вирусын йоктырган гражданнарга күрсәтелә торган медицина ярдәме сыйфатына экспертизалар үткәрү алгоритмы, МРТ һәм КТ хезмәтләре күрсәткән өчен түләү тәртибе турындагы мәсьәләләр тикшерелде.

Шулай ук иминият медицина оешмалары үлем очраклары буенча ясаган анализ һәм медицина ярдәме сыйфатына үткәрелгән экспертизалар нәтиҗәләре тәкъдим ителде. Эксперт-белгечләр эшчәнлегенең нәтиҗәлелеге мәсьәләләренә аерым игътибар бирелде. Экспертлар җитешмәгән шартларда бу эшчәнлектә югары нәтиҗәләргә ирешү кыен булачагы билгеләп үтелде.

Белгечләр Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондының иминият вәкилләре белән эшләүгә кагылышлы яңа методик тәкъдимнамәләре буенча да фикер алышты.  



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан