"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
27.05.2021

2021 елның 27 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышы булды 

2021 елның 27 маенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитеты утырышы булып узды. Анда Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтахова 2020 елгы Фонд бюджеты үтәлеше турында хисап белән чыгыш ясады.

Узган ел йомгакларына караганда, бюджет керемнәр буенча 59,0 млрд.сумга, ягъни хисап чоры планыннан 99,8 процентка үтәлгән.

Фонд бюджетының чыгымнар өлеше 58,7 млрд.сум күләмендә, ягъни Фондның керемнәр өлешенә фактта кергән акчаларның 98,5 проценты күләмендә үтәлгән.

Татарстанда яшәүчеләргә республикадан читтә күрсәтелгән медицина ярдәме өчен Россия Федерациясенең башка субъектларындагы территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондларына якынча 1,5 млрд. сум күләмендә акча күчерелгән.

2020 елда коронавирус йоктырган пациентларга медицина ярдәме күрсәтүне өстәмә финанслар белән тәэмин итү өчен федераль бюджеттан РФ субъектларына өстәмә акча бүлеп бирелгән. Республикага 790 млн. сум акча кергән. Медицина оешмалары әлеге акчаларны медикаментлар, индивидуаль саклану чаралары сатып алуга һәм эш хакы түләүгә тоткан.

Фикер алышу барышында депутатлар ковидтан соң тернәкләндерү уздыру һәм аның өчен түләү, шулай ук, паллиатив ярдәм күрсәтүгә ихтыяҗ арту сәбәпле, Татарстан Республикасы гражданнарына әлеге ярдәмне күрсәтү күләмнәрен арттыру мәсьәләләре белән дә кызыксынды.



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан