"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
31.05.2021

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды вәкиле «Болгар Радиосы»нда чыгыш ясаячак 

Якындагы сишәмбеләрнең берсендә 16 сәгать 15 минутта «Болгар Радиосы» эфирында «Киңәшле эш» тапшыруы кысаларында Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының мәҗбүри медицина иминиятен үстерү идарәсе башлыгы Дилия Мәгъсүмова белән әңгәмә узачак. Тапшыру бүген яздырылды.

Әңгәмә барышында мәҗбүри медицина иминиятенең актуаль мәсьәләләре, шул исәптән иминләштерелгән затлар хокукларын яклау мәсьәләләре күтәрелә. Гражданнар мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча түләүсез медицина ярдәме алганда килеп чыга торган төп проблемалар тикшерелә, радиотыңлаучыларга пациент хокуклары бозылган очракта кая мөрәҗәгать итәргә кирәкле дә аңлатыла.



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан