"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
03.06.2021
2021 елның 3 июнендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Бюджет, салымнар һәм финанс комитеты утырышы булды

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды директоры Алсу Мифтахова 2020 елда һәм 2021елның 1 кварталында Фонд бюджеты үтәлеше турында хисап белән чыгыш ясады.

Узган ел йомгаклары буенча бюджет керемнәр буенча 59,0 млрд.сумга, ягъни хисап чорына каралган планнан 99,8 процентка үтәлде.

Фонд бюджетының чыгымнар өлеше 58,7 млрд. сум күләмендә, ягъни бюджетның керемнәр өлешенә фактта кергән акчадан 98,5 процентка үтәлде.

Татарстан халкына республикадан читтә күрсәтелгән медицина ярдәме өчен Россия Федерациясендәге башка субъектларның территориаль фондларына 1,5 млрд. сум диярлек акча күчерелде.

2020 ел COVID-19 пандемиясе билгесе астында узды. Шуннан чыгып, тәүлек буе эшли торган стационар шартларында коронавирус йоктырган пациентларны дәвалауга Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетыннан – 5,8 млрд.сум, COVID -19 инфекциясе булу-булмауны ачыклау өчен лабораторияләрдә ПЦР-тестлар  үткәрүгә 27,3 млн. сум акча җибәрелде. Түләү мәҗбүри медицина иминияте акчалары хисабыннан да, федераль бюджеттан бүлеп бирелгән өстәмә акчалар хисабыннан да гамәлгә ашырылды.

2020 елда республикага 790 млн. сум акча керде. Өстәмә бүлеп бирелгән акчаларны медицина оешмалары медикаментлар, индивидуаль саклану чаралары сатып алу һәм эш хакы түләү өчен тотты.

2021 елның 1 кварталында керемнәр буенча бюджет үтәлеше 14,7 млрд. сум, ягъни хисап чорына каралган планнан 94 процент тәшкил итте.

Фонд бюджетының чыгымнар өлеше 12,7 млрд.сум күләмендә, ягъни Фонд кеременә фактта кергән акчаларның 86 проценты күләмендә үтәлде.

Медицина ярдәменә түләү өчен Татарстан Республикасы медицина оешмаларына 12,2 млрд.сум акча җибәрелде.

Халкыбызга Татарстан Республикасыннан читтә күрсәтелгән медицина ярдәме өчен Россия Федерациясендәге башка субъектларның территориаль фондларына 329 млн.сум акча күчерелде.

Фикер алышу барышында депутатлар шулай ук 2020 елда коронавирус инфекциясе йоктырган пациентларга күрсәтелгән медицина ярдәме өчен түләү, агымдагы елның 1 кварталында Фонд бюджетының чыгымнар буенча тулысынча үтәлмәү мәсьәләләре белән дә кызыксынды.



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан