Диспансерлаштыру кысаларында тикшерүләр программасында нәрсә үзгәрәчәк
Халыкка тирәнтен профилактик тикшерүләр һәм диспансеризация оештыру, яңа коронавирус инфекциясен йоктырган гражданнарга медицина тикшерүен уздыру өлешендә Россия Федерациясе Президентының 2001 елның 2 маендагы Пр-753 номерлы боерыгын үтәү йөзеннән, 2021 елның 1 июленнән башлап, халыкка диспансеризация үткәрү, шулай ук әлеге медицина тикшерүләре һәм диспансеризация барышында авырулары ачыкланган затларны дәвалау һәм тернәкләндерү программаларын гамәлгә ашыру кысаларында йөрәк-кан тамырлары, сулыш системасы һәм башка системалар зарарлануын диагностикалауга юнәлдерелгән мәҗбүри тикшеренүләр исемлеге киңәйтелә.
Яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) йоктырган гражданнар өчен диспансеризациянең 1 этабы кысаларында, тикшеренүләрнең һәм белгечләр консультацияләренең расланган исемлегенә өстәп, түбәндәгеләрне гамәлгә ашыру планлаштырыла:
- тыныч хәләттә булганда канның кислород белән туендырылуын (сатурацияне) үлчәү;
- 6 минут йөреп килгәннән соң, тест үткәрү;
- спирометрия яисә спирография;
- киңәйтелгән гомуми (клиник) анализ ясау өчен кан алу;
- холестерин дәрәҗәсен, түбән тыгызлыктагы липопротеиннар дәрәҗәсен, С-реактив аксымны, АЛТ һәм АСТ активлыгын, кандагы лактатдегидрогеназны, кандагы креатинин дәрәҗәсен тикшерүләрне кертеп, гражданнар өчен канга биохимик анализ ясау;
- канда Д-димер концентрациясен билгеләү;
- яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) йоктырган гражданнар өчен күкрәк читлеге органнарына рентгенография үткәрү (әгәр ул ел дәвамында үткәрелмәгән булса).
Диспансеризациянең 2 нче этабы кысаларында түбәндәгеләрне гамәлгә ашыру планлаштырыла:
- яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) йоктырган гражданнар өчен эхокардиография (тыныч халәттә сатурация күрсәткече 94 процент һәм аннан түбәнрәк булган очракта, шулай ук 6 минут йөреп килгәннән соң үткәрелгән тест нәтиҗәләре буенча);
- яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) йоктырган гражданнар өчен компьютер томографиясе (тыныч халәттә сатурация күрсәткече 94 процент һәм аннан түбәнрәк булган очракта, шулай ук 6 минут йөреп килгәннән соң үткәрелгән тест нәтиҗәләре буенча);
- яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) йоктырган гражданнар өчен аяклардагы кара кан тамырларын ультратавыш һәм дуплерография ысуллары белән тикшерү (дуплексное сканирование) (кандагы Д-димер концентрациясен билгеләү нәтиҗәләре буенча тикшерү үткәрү таләп ителә торган күрсәткечләр булганда).