"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
27.07.2021

«АК БАРС-Мед» иминият компаниясе хезмәткәрләре сакчыл җитештерү программасы буенча максатчан белем алу курсы аша узды


«АК БАРС-Мед» иминият компаниясе хезмәткәрләре сакчыл җитештерү программасы буенча максатчан белем алу курсы аша узды

Курсны «АК БАРС» Банк гавәми акционерлык җәмгыятенең Талантлар академиясе бизнес-тренерлары үткәрде. Аның нәтиҗәсендә «АК БАРС-Мед» компаниясе хезмәткәрләре сакчыл җитештерү принциплары аша процессларны оптимальләштерү буенча теоретик һәм гамәли күнекмәләр алды, шулай ук эшчәнлекне өзлексез яхшырту культурасы турында хәбәрдар булды һәм процесска алга таба ныклап кушылып китү өчен база белемнәре туплады.

Алынган күнекмәләр клиентларга хезмәт күрсәтү департаментының пациент хокукларын яклау хезмәтенә иминләштерелгән затлар керткән мөрәҗәгатьләрне эшкәртү вакытын киметүгә юнәлдерелгән сынау проектында тикшереп каралды. Проект уңышлы якланды. Хәзер анда катнашучыларга «Яшел билбауга»га аттестация үтәргә кирәк булачак.

«Болар – үзгәреш лидерлары! «Яшел билбау» проектын тормышка ашыру нәтиҗәсендә иминләштерелгән затлар мөрәҗәгатьләрен эшкәртү вакыты алты тапкырга кимиячәк, үзара хезмәттәшлек итү һәм иминләштерелгән затлар белән кире элемтә урнаштыру процессы тизрәк, шулай булгач,  нәтиҗәлерәк барачак. Процессны цифрлаштыруга аерым игътибар бирәчәкбез. Монда мөрәҗәгать итүнең махсуслаштырылган формасын булдыру, аны автомат рәвештә эшкәртү, иминләштерелгән затка эшкәртү процессы һәм этабы турында хәбәр итү, арадаш нәтиҗәләр һәм башкалар күз алдында тотыла. Компаниянең чыгымнары кимиячәк, нәтиҗәлелеге артачак. Болар барысы да клиентларның ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатларында гамәлгә ашырыла», – дип бәяли әлеге эшне җаваплылыгы чикләнгән «АК БАРС-Мед» иминият компаниясе» җәмгыяте генераль директоры Таһир Кәримов.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан