"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
27.07.2021

Мәҗбүри медицина иминияте полисы турындагы һәм поликлиникага беркетелү хакындагы мәгълүматларны Дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча бердәм федераль порталдан алырга була


Хәзер медицина иминияте полисы турындагы, иминият медицина оешмасы  хакындагы һәм медицина оешмасына (поликлиникага) беркетелү турындагы мәгълүматларны Россия Федерациясенең дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча бердәм порталындагы www.gosuslugi.ru «Мое здоровье» шәхси кабинетында күрсәтелә торган хезмәттән файдаланып алырга була. Белешмәләрне электрон рәвештә Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды һәм Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы бирә.

Бу хезмәт күрсәтүдән билгеләнгән тәртиптә үз исәп язмаларын раслаган һәм гаризаларын Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондына җибәрергә ризалык биргән затлар файдалана ала.

Моннан тыш, гражданның ризалыгы булса, Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды дәүләт хезмәтләре күрсәтү буенча шәхси кабинеттагы дәүләт хезмәтләре һәм башка хезмәтләр күрсәтүдән файдалану (мәсәлән, табибка күренүгә язылу һ.б) өчен кирәкле әлеге мәгълүматларны автомат рәвештә яңартып торачак.

Мәҗбүри медицина иминияте полисы һәм иминият медицина оешмасы турында мәгълүмат искергән икән, «Мои документы» бүлегендәге актуаль булмаган мәгълүматларны редакцияләргә/бетерергә, шуннан соң гына Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондыннан алына торган мәгълүматларны яңарту төймәсеннән файдаланырга кирәк.

Игътибар итегез: хәзерге вакытта порталның мобиль версиясе өчен бу хезмәт күрсәтүдән файдаланырлык түгел.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан