"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
25.11.2021

2021 елның 25 ноябрендә алтынчы чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советының җиденче утырышы узды


Бүген ТР Дәүләт Советы депутатлары «2022 елга, 2023 һәм 2024 еллар план чорына Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджеты турында» Татарстан Республикасы законы проектын икенче укылышта карады.

Бюджет, салымнар һәм финанслар комитеты рәисе урынбасары Камил Нугаев закон проектына барлыгы дүрт төзәтмә керүен, шуларның икесен – профильле комитет, икесен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты тәкъдим итүен, аларның редакцион һәм тәгаенләү характерда булуын билгеләп үтте.

Ул закон проектын бюджетның түбәндәге параметрлары белән икенче укылышта һәм тулаем кабул итәргә тәкъдим итте:

  • 2022 елда керемнәрне - 63,8 млрд.сум, чыгымнарны 63,9 млрд.сум күләмендә;
  • 2023 елда керемнәрне - 66,9 млрд.сум, чыгымнарны 66,9 млрд.сум күләмендә;
  • 2024 елда керемнәрне - 70,4 млрд.сум, чыгымнарны 70,4 млрд.сум күләмендә.

Депутатлар закон проектын хупладылар, аны ике укылышта һәм тулаем кабул иттеләр.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан