"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Яңалыклар

Татарстан Республикасы халкы бушлай күрсәтелгән медицина хезмәтләре кыйммәте турында үз иминият медицина оешмаларында белә алачак

Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды республика халкына Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Мәҗбүри медицина иминияте кагыйдәләренә үзгәрешләр кертә торган 2015 елның 6 августындагы 536н приказы нигезендә иминият медицина оешмаларына мәҗбүри медицина иминияте полислары буенча иминләштерелгән затларга күрсәтелгән медицина хезмәтләре һәм аларның исемлеге һәм кыйммәте турында индивидуаль мәгълүмат бирү функцияләре йөкләнү хакында хәбәр итә.

Бу хезмәт күрсәтүләр турында кәгазь чыганакта чыгарма алу өчен иминләштерелгoн затларга мәҗбүри медицина иминияте полисында күрсәтелгән иминият компаниясенә шәхсән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Республика территориясендә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендә эшли торган медицина иминият оешмаларының элемтә өчен телефон номерлары рәсми сайтның «иминләштерелгән затларга» бүлегендә күрсәтелгән.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан