"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Яңалыклар

Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды иминләштерелгән гражданнарга әзер мәҗбүри медицина иминияте полисларын алырга кирәк булу турында искәртә


Хәзерге вакытта Татарстан Республикасы территориясендә  65 меңнән артык кеше гамәли вакыты чыккан вакытлыча таныклыктан файдалана. Законнар нигезендә гражданнар мәҗбүри медицина иминияте полисы бирүне сорап мөрәҗәгать иткәндә башта аларга вакытлыча таныклык бирелә. Ул иминләштерелгән затка мәҗбүри медицина иминияте полисы рәсмиләштерелүне раслый һәм иминият очрагы килеп чыкканда аның медицина оешмаларыннан медицина ярдәмен бушлай алу хокукын таныклый.

Вакытлыча таныклык граждан иминият медицина оешмасының полислар бирү пунктына гариза белән мөрәҗәгать иткән көндә бирелә һәм 30 эш көне эчендә гамәлдә була. Бу вакыт чыккач, әзер булган бердәм үрнәктәге мәҗбүри медицина иминияте полисын алырга кирәк. Граждан вакытлыча таныклыкның вакыты чыкканнан соң мәҗбүри медицина иминияте полисын алмаган булса, медицина оешмасы гамәлдә булмаган документ күрсәткән иминләштерелгән гражданга планлы рәвештә медицина ярдәме күрсәтүдән баш тартырга мөмкин.

Мәҗбүри медицина иминияте полислары турындагы мәгълүматны Бердәм контакт-үзәкнең 8-800-200-51-51 телефоны буенча алырга була (шалтырату бушлай).

Мәҗбүри медицина иминияте полисларын бирү пунктлары исемлеген карарга.



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан