"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Яңалыклар

Игътибар: мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча «компенсация түләүләре» турында ялган таратучы мошенниклар!


Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды республика халкын мәҗбүри медицина иминияте полисларыннан файдаланып яңа төр мошенниклык очраклары барлыкка килү турында кисәтә.

Интернеттан файдаланучыларга соңгы вакытта электрон почта, социаль челтәрләр аша мәҗбүри медицина иминияте программасы буенча файдаланылмаган медицина хезмәтләре өчен  компенсация түләүләрен алырга тәкъдим итү очраклары билгеле булды. Моның өчен аерым бер интернет-сайт аша гражданнарга үз мәгълүматларын, шул исәптән мәҗбүри медицина иминияте полислары номерын, оештыру хезмәтләре күрсәтүгә түләү өчен банк картасы реквизитларын кертергә һәм имеш аларга файдаланылмаган медицина хезмәтләре өчен бирелергә тиеш булган түләү күләме хакындагы мәгълүматны ачыкларга тәкъдим итәләр. Хәбәрләрнең авторлары гамәлдәге яки гамәлдә булмаган норматив хокук  актларын сылтама итеп китерергә  мөмкин.

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды мәҗбүри медицина иминияте системасында иминият белән тәэмин итүнең бердәнбер төре булып  иминият очрагы килеп туганда (авырганда, имгәнгәндә һ.б.) түләүсез медицина ярдәме күрсәтү булу икәнлеген билгеләп үтә.

Әлеге медицина хезмәтләрен күрсәткән өчен иминият компанияләре медицина оешмаларына эшләүче затларга эш бирүчеләр һәм эшләмәүче халыкны (эшләмәүче гражданнар: пенсионерлар, балалар һ.б.) бердәнбер иминләштерүче  булып торучы Татарстан Республикасы Финанс министрлыгы  кертә торган мәҗбүри түләүләрдән (иминият кертемнәреннән) тупланучы финанс чаралары исәбеннән түли.

Шулай итеп, мәҗбүри медицина иминияте программасы бюджеты  гражданнар акчасы хисабыннан формалаштырылмый, шуңа күрә түләүсез медицина ярдәмен алу хокукыннан файдаланмаганда  (яки аннан тиешле күләмдә файдаланмаганда) гамәлдәге законнар нигезендә компенсация түләүләре күздә тотылмый.

Шуңа да игътибар  итәргә кирәк: иминләштерелгән затларның үз гражданлык хокукларын тормышка ашыруы өчен алардан шәхси акчалар күчерүне таләп итү үз кысаларында барлык хезмәтләрне дә бушлай күрсәтүне күздә тота торган дәүләт социаль иминияте турындагы законнар идеологиясенә каршы килә.

Шуңа күрә без мошенниклар ятьмәсенә эләгүдән сакланырга һәм аларның гамәлләреннән зыян күргәндә билгеләнгән тәртиптә кичектергесез рәвештә хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итәргә чакырабыз.

Шулай ук мәҗбүри медицина иминиятенә бәйле булган барлык сораулар буенча Татарстан Республикасы мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге контакт-үзәкнең 8-800-200-51-51 телефоны буенча Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондына шалтыратып булу турында да истә тотарга киңәш итәбез.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан