"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Яңалыклар

Махсуслаштырылган, шул исәптән югары технологияле, медицина ярдәме күрсәтү өчен план буенча госпитальләштергәндә госпитальгә кадәрге этапта гражданнарга яңа COVID-19 коронавирус инфекциясе булу-булмауны ачыклый торган лаборатория тикшеренүләре үткәрү кирәклеге турында.


«Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының «Яңа COVID – 19 коронавирус инфекциясе таралу куркынычын киметү һәм профилактикалау чараларын тормышка ашыру максатларында медицина оешмалары эшен оештыруның вакытлыча тәртибе турында» 2020 елның 19 мартындагы 198н номерлы приказына үзгәрешләр керү хакында» Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгының 2020 елның 29 маендагы 513н номерлы приказы (алга таба – Приказ) нигезендә, 2020 елның 5 июненнән планлы рәвештә махсуслаштырылган, шул исәптән югары технологияле, медицина ярдәме алу өчен госпитальләштергәнгә кадәрге этапта (хастаханәгә керергә иң күбе 7 календарь көн кала) яңа COVID-19 коронавирус инфекциясе булу-булмауны ачыклау өчен пациентның биологик материалына лаборатория тикшеренүе (борыннан һәм авыз куышлыгыннан мазок алу) үткәрелергә тиеш.

Шулай итеп, медицина оешмаларының план буенча госпитальләштергәндә гражданнардан аларда яңа COVID-19 коронавирус инфекциясе булу-булмауны ачыклый торган лаборатория тикшеренүләре нәтиҗәләрен таләп итүе нигезле булып санала.

Шуны да искәртеп үтәбез: Россия Федерациясе Хөкүмәтенең «Яңа коронавирус инфекциясе китереп чыгарган авырулар таралу куркынычы янаган шартларда мәҗбүри медицина иминиятенең база программасын тормышка ашыру үзенчәлекләре турында» 2020 елның 3 апрелендәге 432 номерлы карары нигезендә, онкология авырулары, йөрәк-кан тамырлары һәм эндокрин система авырулары булган, шулай ук боерләр эшчәнлеген алыштыру (диализ) терапиясен алучы пациентларга медицина ярдәме тулы күләмдә күрсәтелә.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан