"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Яңалыклар

COVID-19 вирусы булу-булмауны ачыклау буенча лаборатор тикшерү үткәрүне финанслар белән тәэмин итү турында  

Гражданнардан күпсанлы мөрәҗәгатьләр керүгә бәйле рәвештә, Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды түбәндәгеләрне хәбәр итә:

  • хастаханәгә дәваланырга кергәндә госпитальләштергәнгә кадәрге этапта (хастаханәгә керергә иң күбе 7 календарь көн кала) яңа COVID-19 коронавирус инфекциясе булу-булмауны ачыклау өчен кислоталар нуклеиннарын амплификацияләү ысулы белән пациентның биологик материалына лаборатор тикшенүләр (борын - һәм авыз куышлыгыннан мазок алу) мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча үткәрелә. Мазок алу пациент беркетелгән урындагы медицина оешмасында (поликлиникада) терапевт (балаларга – педиатр) юлламасы буенча гамәлгә ашырыла (Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондының 2020 елның 17 июнендәге 7996/30/и номерлы хаты);
  • COVID-19 вирусын йоктырган, әмма йогышлы авыру симптомнары булмаган затлар, шулай ук Россия Федерациясе субъектларыннан яисә эпидемиология торышы тискәре булган илләрдән килгән, йогышлы авыру симптомнары булмаган затлар белән аралашкан гражданнарда COVID-19 вирусы булу-булмауны ачыклау иминият очрагына керми һәм аларга мондый тикшерү мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча үткәрелми (Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондының 2020 елның 9 июлендәге 9071/26-1/и номерлы хаты);
  • мәҗбүри медицина иминияте системасында иминләштерелмәгән һәм идентификацияләнмәгән затларга медицина күрсәткечләре буенча яңа COVID-19 коронавирус инфекциясе булу-булмауны ачыклау өчен тест үткәрү кичектергесез формада медицина ярдәме күрсәтү кысаларында Татарстан Республикасы бюджеты акчасы исәбеннән гамәлгә ашырыла (2020 елга медицина оешмаларын мәҗбүри медицина иминияте системасы аша күбесенчә бер каналлы финанслауны гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы бюджетыннан Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды бюджетына тапшырыла торган бюджетара трансфертлар исәбеннән күрсәтелгән медицина ярдәменә тарифлар `һәм аларга түләү тәртибен билгеләү турындагы тариф килешүенә 2020 елның 3 июлендәге өстәмә килешү);
  • оешмаларның, шул исәптән медицина оешмаларының COVID-19 вирусын йоктыру куркынычы булган, әмма йогышлы авыру симптомнары күзәтелмәгән хезмәткәрләренә COVID-19 вирусы булу-булмауны ачыклау буенча лаборатор тикшерүләр мәҗбүри медицина иминияте акчасы исәбеннән түгел, ә эш бирүче акчасы исәбеннән үткәрелә (Федераль мәҗбүри медицина иминияте фондының 2020 елның 9 июлендәге 9071/26-1/и номерлы хаты).

Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан