"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Яңалыклар

Өлкәннәргә COVID-19 вирусына каршы вакцинация үткәрү


Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы (ВОЗ) тәкъдимнәре нигезендә коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация үткәрү эпидемияне җиңеп чыгу өчен бердәнбер мөмкин юл булып тора.

Коронавирус инфекциясенә каршы прививка хәзерге вакытта эпидемия күрсәткечләре буенча профилактик прививкалар календарена (Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының «Эпидемия күрсәткечләре буенча профилактик прививкаларның илкүләм календарен һәм профилактик прививкалар календарен раслау турында» 2014 елның 21 мартындагы 125н номерлы приказы) керә.

Россия Федерациясендә эпидемиологик хәлнең начар булуын исәпкә алып, күмәк иммунитет дәрәҗәсенә (өлкәннәр санының кимендә 60 процентына) ирешкәнгә кадәр хәзерге вакытта «ашыгыч» вакцинация үткәрелә.

COVID-19 яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация аша  гражданнарның төрле категорияләре, шул исәптән әлеге йогышлы авыру белән авырган, элек вакцина кадаткан һәм вакцина кадатканнан соң авырган затлар узарга тиеш.

Вакцинация COVID-19 инфекциясен профилактикалау өчен күздә тотылган, Россия Федерациясендә билгеләнгән тәртиптә теркәлгән вакциналар белән аларны медицинада куллану турындагы тәгълимнамәләр нигезендә үткәрелә.

Вакцина Россия Федерациясенең барлык субъектларындагы медицина оешмаларына җибәрелә. Прививка ясатып була торган медицина оешмалары исемлеген региональ сәламәтлек саклау министрлыгы сайтында ачыкларга мөмкин.

Вакцинация медицина оешмларында яисә мобиль медицина бригадалары көче белән оештырылган вакцинация пунктларында үткәрелә.

Вакцина ясату өчен Россия Федерациясенең дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр бердәм порталында (www.gosuslugi.ru) язылырга була. Моның өчен «COVID-19 инфекциясенә каршы вакцинациягә язылу» хезмәт күрсәтүен сайлап алырга кирәк. Бу хезмәт күрсәтүдән үз хисап язмаларын билгеләнгән тәртиптә раслаган барлык кулланучылар да файдалана ала.

Өлкәннәргә COVID–19 инфекциясенә каршы вакцинация һәм кабат вакцинация прививка ясатырга ярамый дигән медицина күрсәткечләре булмаган гражданнарга үткәрелә.

Вакцина ясату өчен каршы чаралар булып түбәндәгеләр тора:

- вакцинаның нинди дә булса компоненты яисә шундый ук компонентларны үз эченә алган вакцина организмда кирәгеннән артык ялкынсыну, ярсу һ.б. китереп чыгару;

- анамнезда авыр аллергия реакцияләре булу;

- каты йогышлы һәм йогышлы булмаган авырулар булу;

- хроник авыруларның кискенләшүе (вакцинация терелгәннән яки ремиссиядән соң 2-4 атна узгач үткәрелә); авыр булмаган вируслы респиратор авырулар, көчле йогышлы ашказаны-эчәк авырулары вакытында вакцинация температура нормальләшкәннән соң үткәрелә;

- йөклелек һәм күкрәк сөте имезү чоры;

- 18 яшь тулмау.

Бавыр һәм бөерләрнең хроник авырулары, эндокринология авырулары (калкансыман биз функцияләре сизелерлек бозылганда һәм шикәр диабетының декомпенсация стадиясендә), кан күзәнәкләре ясалу системасы нык бозылу, эпилепсия һәм үзәк нерв системасының башка авырулары, көчле коронар синдром һәм баш мие кан әйләнеше нык бозылу, миокардитлар, эндокардитлар, перикардитлар вакытында вакцинация саклык белән үткәрелә.

Вакцинация тиешле мәгълүмат җитәрлек булмаганда һәм саклык чаралары үтәлмичә үткәрелгәндә пациентларның түбәндәге төркемнәре өчен куркыныч тудырырга мөмкин:

- аутоиммун авырулары булган (иммунитет системасын стимуллаштыру пациентларның авыруы кискенләшүгә китерергә мөмкин; хәлләре авыраерга мөмкин булган һәм тормышларына куркыныч тудыра торган халәтләр килеп чыгу тенденциясе күзәтелүче аутоиммун патологияле пациентлар белән аеруча сак эш итәргә кирәк);

- яман шеш авырулары булган.

Вакцинация уздыру алдыннан табиб (фельдшер) пациентны карый, термометрия үткәрә, шикаятьләр, анамнез җыя (эпидемиологик анамнезны да кертеп), сатурацияне, йөрәк кыскартулары ешлыгын, артериаль кан басымын үлчи, сулыш алу һәм йөрәк-кан тамырлары системасы органнарын тыңлап карый, вакцинациягә каршы күрсәткечләр булмавын яки булуын билгели.

Вакцинация уздыру өчен кирәкле шарт булып Пациент анкетасын һәм Вакцина ясату өчен хәбәрнамәле рөхсәт кәгазен тутыру тора.

Вакцинация ике этапта үткәрелә, препарат мускулга кертелә.

Россия Федерациясенең дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүләр бердәм порталында OR-кодлар: вакцинация турында сертификат; авырган зат сертификатын һәм ПЦР-тестлар нәтиҗәсен алырга була.

COVID-19 инфекциясенә каршы вакцинация һәм кабат вакцинация узу прививка ясаткан пациентны битлек һәм перчаткалар киеп йөрүдән, шулай ук социаль араны сакламаудан азат итми.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан