"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Яңалыклар

Амбулатория шартларында медицина ярдәме күрсәткәндә мәҗбүри медицина иминияте акчалары хисабыннан яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) булу-булмауны ачыклау буенча ПЦР тикшеренү үткәрү турында


Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 28 декабрендәге 2299 номерлы карары белән расланган 2021 елга, 2022 һәм 2023 еллар план чорына гражданнарга медицина ярдәмен түләүсез күрсәтү буенча дәүләт гарантияләре программасына Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2021 елның 19 ноябрендәге 1979 номерлы карары белән түбәндәге үзгәрешләр кертелде.

Мәҗбүри медицина иминиятенең база һәм территориаль программаларын гамәлгә ашыру кысаларында түбәндәге очракларда ПЦР ысулы белән яңа коронавирус инфекциясе булу-булмауны ачыклау буенча тикшеренүләр үткәрелә:

  • иминләштерелгән гражданнарда яңа коронавирус инфекциясенә (COVID-19) охшаган, этиологиясе ачыкланмаган көчле салкын тию билгеләре булганда;
  • иминләштерелгән гражданнарда яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) булганда, шул исәптән үткәрелгән дәвалау нәтиҗәләрен бәяләү өчен;
  • яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) китереп чыгаручыларны ачыклый торган экспресс-тесттан файдаланып алынган тикшеренү нәтиҗәсе уңай булганда (граждан яисә экспресс-тестны үткәрүгә вәкаләтле медицина оешмасы әлеге тестны тапшырган очракта).

Башка очракларда амбулатория шартларында коронавирус инфекциясе булу-булмауны ачыклау буенча ПЦР тикшеренүләр үткәргән өчен мәҗбүри медицина иминияте акчалары хисабыннан түләнергә тиеш түгел.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан