"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Яңалыклар

Агымдагы елның 1 сентябреннән Медицина оешмалары тарафыннан түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү буенча яңа кагыйдәләр үз көченә керә


Медицина оешмалары тарафыннан түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү буенча яңа кагыйдәләр (алга таба - Кагыйдәләр) Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2023 елның 11 маендагы 736 нчы карары белән расланды. Моңа кадәр 2012 елда ук расланган Кагыйдәләр гамәлдә иде.

Яңа Кагыйдәләр түләүсез ярдәм күләмен киметүне күздә тотмый, шуның белән бергә мәҗбүри медицина иминияте системасы кысаларында медицина ярдәме күрсәтүче учреждениеләргә пациентлар теләге буенча түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүне дә рөхсәт итә.

Кагыйдәләрнең төп яңалыклары. Хәзер кичектергесез медицина ярдәмен түләүле рәвештә күрсәтү мөмкинлеге барлыкка килә. Мәсәлән, теше нык сызлый торган пациент мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча стоматология клиникасына мөрәҗәгать итсә (клиника мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәмен түләүсез күрсәтә, аңа моның өчен план йөкләмәләре каралган), ярдәм ике сәгать эчендә күрсәтелергә тиеш. Әгәр дә ул көтәргә теләми икән, аңа ярдәмне шул ук вакытта, тик түләүле нигездә күрсәтергә тәкъдим итә алалар. Элек медицина ярдәмен кичектергесез рәвештә күрсәтү тыелган иде.

«Түләүсез» клиникаларда тагын бер түләүле яңа хезмәт күрсәтелергә мөмкин, ул – дәвалау туклануы белән тәэмин итү. Монда сүз махсуслаштырылган продуктлар, мәсәлән, төрле авырулар вакытында файдаланыла торган дәвалану катнашмалары турында бара.

Түләүле нигездә индивидуаль медицина посты да куярга мөмкин булачак, әмма ул медицина күрсәткечләре буенча түгел, бары тик пациентның яки аның туганнарының теләге буенча гына гамәлгә ашырыла ала. Пациентларга түләүле нигездә шулай ук бюджет акчасы һәм мәҗбүри медицина иминияте акчасы хисабыннан сатып алынмый торган медицина әйберләре дә алырга мөмкин булачак.

Яңа Кагыйдәләр түбәндәгеләрне җайга сала: түләүле медицина хезмәтләре күрсәткәндә медицина ярдәме, медицина ярдәме күрсәтү буенча гамәлдәге тәртипләргә һәм медицина ярдәме күрсәтүне оештыру турындагы нигезләмәгә таянып, клиник тәкъдимнамәләр нигезендә, стандартларны исәпкә алып күрсәтелергә тиеш. Бу «Гражданнар сәламәтлеген саклау нигезләре турында» Федераль закон таләпләренә тулысынча туры килә, элек әлеге норма бары тик дәүләт клиникалары өчен генә гамәлдә иде.

Яңа Кагыйдәләрнең тагын бер яңалыгы - дистанцион ысул белән түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү турында шартнамә төзү мөмкинлеге булу.

Яңа Кагыйдәләрдә аларның үтәлешен кем тикшерүдә тоту каралмаган. Ә элекке Кагыйдәләрдә бу вазыйфаның Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенә йөкләү күздә тотыла иде.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан