"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
12.12.2014

12 декабрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Социаль сәясәт комитетының һәм Татарстан Республикасы Дәүләт СоветыныңСәламәтлек саклау өлкәсе дәүләт программаларын гамәлгә ашыруны тикшереп тору комиссиясенең уртак утырышында депутатлар һәм республика башкарма хакимияте органнары вәкилләре Татарстанда, республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы ведомствосындагы медицина учреждениеләрендәтүләүле хезмәт күрсәтү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

Республикада 146 медицина оешмасы түләүле нигездә медицина хезмәтләре күрсәтергә хокуклы, аларның һәрберсе закон буенча түләүле хезмәтләр күрсәтүне оештыру турында мәгълүматны расларга һәм махсус мәгълүмат стендларына һәм сайтларга урнаштырырга тиеш.  

Медицина оешмалары тарафыннан түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү тәртибе һәм шартлары “Медицина оешмалары тарафыннан түләүле медицина хезмәтләре күрсәтү кагыйдәләрен раслау турында” Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2012 елның 4 октябрендәге №1006 карары белән билгеләнде.   

Әмма еш кынапациентларга, медицина учреждениеләрендә бу хезмәт күрсәтүләр түләүсез булырга тиеш булса да, тикшеренүләрне, теге яисә бу анализны түләүле бирергә тәкъдим итәләр. Кайвакыт хезмәт күрсәтүләр өчен түләгән кеше табибка чиратсыз керә, һәм бу үз чиратын көтүче гражданнарның дәүләт гарантияләре программасы кысаларындагы хокуклары бозылуга китерә.

2013 елда Татарстан Республикасы ТММИФна һәм иминләштерүче медицина оешмаларына гражданнардан 3 119 шикаять керде. 2014 елның 9 ае эчендә аларның саны1 161гә җитте. Еш кына пациентлар мәҗбүри медицина иминияте программалары буенча медицина ярдәме күрсәтүдән баш тартуларга һәм ММИ полисы буенча каралган түләүсез медицина ярдәме өчен акча алуларына шикаять белдерәләр.

Иминләштерелгән гражданнарның хокуклары бозылуга китерүче төп сәбәпләр арасында – мәҗбүри медицина иминияте кысаларында һәм түләүле нигездә пациентлар агымнарын чикләүнең юклыгы,медицина хезмәткәрләренең гражданнар сәламәтлеген саклау өлкәсендә гамәлдәге законнар турында мәгълүматы җитмәү һәм башкалар.

Әлеге өлкәне җайга салуның төрле аспектлары буенча фикер алышып, комитет гражданнарның түләүсез медицина тикшеренүләрен көтү вакытын кыскартуга юнәлдерелә торган чаралар кабул итәргә кирәк дигән карар чыгарды. Әлеге чараларны тәэмин итү Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына йөкләнде.

«Иң беренче чиратта мәҗбүри медицина тикшеренүләрен уздыру һәм түләүле нигездә хезмәтләр күрсәтү сәгатьләрен чикләргә кирәк», – дип ассызыклады Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова.


(ТР Дәүләт Советы сайтыннан алынган материал нигезендә)


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан