"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
15.12.2015

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды вәкиле «Россия Федерациясенең аерым төбәкләрендә медицина ярдәменә түләү системасын камилләштерү» проектының йомгаклау семинарында катнашты

2015 елның 15 декабрендә Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды вәкиле Л.А. Доронина Бөтендөнья банкы һәм Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды арасындагы хезмәттәшлек кысаларында гамәлгә ашырылган «Россия Федерациясенең аерым төбәкләрендә медицина ярдәменә түләү системасын камилләштерү» проектының йомгаклау семинарында катнашты. 

Семинар Россия Федерациясе Сәламәтлек саклау министрлыгы, Федераль мәҗбүри медицина иминияте фонды, сәламәтлек саклау идарәләренең төбәк органнары һәм территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондлары вәкилләре катнашында узды.

Семинарда Бөтендөнья банкы белгечләре һәм халыкара экспертлар катнашында стационар медицина ярдәменә клиника-статистика төркемнәре нигезендә түләү системасын гамәлгә ашыру тәҗрибәсе гомумиләштерелде, сынау проекты гамәлгә ашырыла торган төбәкләрдә ирешелгән нәтиҗәләр күрсәтелде, системаның нәтиҗәлелеге мәсьәләләре, клиника-статистика төркемнәренең Россия моделен камилләштерү юнәлешләре буенча фикер алышынды.

Иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклауны оештыру идарәсе башлыгы Л.А. Доронина «2015 елда Татарстан Республикасында медицина ярдәменә клиника-статистика төркемнәре нигезендә түләү» дигән темага доклад белән чыгыш ясады.  



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан