Пресс-релизлар, чыгышлар
30.09.2016
Рабочее совещание в г.Альметьевске
2016 елның 28 сентябрендә Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Әлмәт шәһәрендәге филиалы базасында медицина ярдәме сыйфаты экспертлары, иминият компанияләре вәкилләре белән эшче киңәшмә үткәрелде, анда Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклауны оештыру идарәсе башлыгы Доронина Людмила Александровна һәм медицина ярдәме сыйфатын тикшереп тору бүлеге башлыгы Демьянова Елена Владимировна чыгыш ясады.
Киңәшмәдә 2016 елда медицина ярдәме сыйфатына экспертиза үткәрү мәсьәләләре, шулай ук 2017 елда медицина ярдәме сыйфатын бәяләүдә кулланылачак критерийлар тикшерелде.