"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
14.11.2016

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Чистай шәһәрендәге филиалы белгечләре 2016 елның ноябрендә «Чистай медицина училищесы» дәүләт автоном һөнәр белеме бирү учреждениесе студентларына мәгълүмат бирүдә катнашты


Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының Чистай шәһәрендәге филиалы (алга таба – филиал) 2016 елның ноябрендә «Чистай медицина училищесы» дәүләт автоном һөнәр белеме бирү учреждениесе студентлары белән аларны иминләштерелгән затларның мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге хокуклары, иминләштерелгән затлар хокукларын яклау турындагы мәсьәләләр, шулай ук Татарстан Республикасының территориаль мәҗбүри медицина иминияте программасы кысаларында медицина ярдәме күрсәтү тәртибе һәм шартлары хакындагы мәгълүмат белән таныштыру буенча очрашу үткәрде.

Филиал директоры А.С. Хафизов студентларга мәҗбүри медицина иминияте системасы турында хокук белемнәре алуның әһәмияте турында сөйләде. Ул әлеге белемнәр практик сәламәтлек саклау өлкәсенең булачак белгечләренә сәламәтлек саклауны һәм мәҗбүри медицина иминиятен оештыру мәсьәләләрендә компетентлы булырга ярдәм итә, дип билгеләп үтте.

Филиалның иминләштерелгән затлар хокукларын яклау секторы консультанты, Татарстан Республикасы Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Чистай муниципаль районы Иҗтимагый Советы рәисе С.К. Проничева «Мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге мәсьәләләр» дигән презентация тәкъдим итте.

Очрашуда мәҗбүри медицина иминияте полислары белән тәэмин итү тәртибе, иминләштерелгән затларның хокуклары һәм бурычлары, өйдә һәм стационар шартларында медицина ярдәме күрсәтү шартлары хакында тулы итеп сөйләнде.

Җаваплылыгы чикләнгән «АК БАРС – Мед» иминият компаниясе» җәмгыятенең Чистай филиалы директоры Т. Градусова медицина хезмәткәрләренә медицина оешмаларында пациентлар хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр эшчәнлеге турында мәгълүмат бирде. Тыңлаучылар игътибары вәкаләтле вәкилләр хокукларына һәм бурычларына кагыла торган мәсьәләләргә, аларның эшчәнлеген оештыру тәртибенә һәм расланган функционалга юнәлдерелде.

Очрашу барышында Татарстан Республикасының Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды филиалы хезмәткәрләре катнашучыларны мәҗбүри медицина иминияте буенча мәгълүмати материаллар (белешмәлекләр һәм буклетлар) белән тәэмин итте һәм «Чистай медицина училищесы» дәүләт автоном һөнәр белеме бирү учреждениесе студентларының барлык сорауларына җавап бирде.

«Чистай медицина училищесы» дәүләт автоном һөнәр белеме бирү учреждениесенең һәм «Чистай үзәк район хастаханәсе» дәүләт автоном сәламәтлек саклау учреждениесенең очрашуда катнашкан җитәкчеләре мондый очрашуларның бик кирәк булуын билгеләп үтте.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан