"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
15.12.2016

Пациент хокукларын кем яклый


Соңгы вакытта мәҗбүри медицина иминиятендә иминият компанияләренә ихтыяҗ булу турындагы мәсьәлә еш күтәрелә башлады. 2015 елда әлеге мәсьәлә шулай ук Гомумроссия халык фронтының «Сыйфатлы һәм һәркем файдалана алырлык медицина!» форумында да тикшерелде. Аның йомгаклары буенча Россия Президенты В.В.Путин медицина оешмалары тарафыннан иминләштерелгән затларга медицина ярдәме күрсәтелгәндә аларның хокукларын яклау буенча иминият медицина оешмаларының вазыйфаларын конкретлаштыру бурычын куйды.

Татарстан Республикасы территориясендә өч иминият компаниясе эшли: җаваплылыгы чикләнгән «АК БАРС-Мед» иминият компаниясе» җәмгыяте, җаваплылыгы чикләнгән «Спасение» иминият медицина җәмгыяте» җәмгыяте һәм җаваплылыгы чикләнгән «Чулпан-Мед» иминият медицина оешмасы» җәмгыяте. Аларның һәркайсында иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклау хезмәтләре, шул исәптән түләүсез «кайнар линия» телефоннары булдырылды һәм эшли. Әмма аларның эшчәнлеге турында күп кеше әле белеп бетерми. Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды белгечләре үткәргән социологик сораштырулар нәтиҗәләреннән күренгәнчә, медицина ярдәмен алганда үз хокукларын яклау өчен иминият компаниясенә мөрәҗәгать итеп булу турында белми торган мәҗбүри медицина иминияте полисы булган гражданнар 25 процент тәшкил итә.

2012 елда Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды эшчәнлекләренә карата иң күп шикаятьләр керә торган медицина оешмаларында иминият вәкаләтле вәкилләре (пациент хокуклары буенча вәкаләтле вәкилләр) эшен турыдан-туры оештырып җибәрде. Алар алдына полис буенча түләүсез медицина ярдәме алуга комачаулый торган фактларны тиз арада бетерү, шулай ук пациентларга мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге хокуклары турында мәгълүмат бирү бурычы куелды. Моннан тыш, иминият компанияләре вәкилләре медицина хезмәткәрләренә мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге законнар нигезләрен аңлату буенча төрле чаралар да үткәрә.

2016 елдан пациентка йөз тоткан сәламәтлек саклау системасын формалаштыру концепциясе кысаларында иминият компанияләре алдына нәкъ менә шушы бурычлар куелган да иде инде.

Иминият вәкилләре эшендәге тагын мөһим яңалык турында да әйтеп үтәргә кирәк. Ул гражданнарга диспансеризация турында хәбәр итеп торуга кагыла. Әгәр дә элегрәк әлеге эшне бары тик медицина оешмалары башкарган булса, 2017 елның 1 гыйнварыннан бу турыда хәбәр итү белән иминият вәкилләре шөгыльләнә башлаячак.  

Асылда алар халыкны диспансеризациягә җәлеп итүдә медицина оешмаларына булышлык күрсәтергә тиеш. Бүген гражданнарның бер өлеше  профилактика тикшерүләрен кайсы поликлиникада, кайчан һәм күпме күләмдә үтәргә тиеш булулары хакында белеп бетерми, шуңа күрә иминият вәкилләре иминләштерелгән гражданнарга бу турыда СМС-хәбәрләр рәвешендә тиешле чакырулар җибәрәчәк. 


✔ 2017 елдан пациент диспансеризация үткәрелү турында иминият компаниясеннән СМС яки электрон почта буенча хәбәр ала башлаячак.


Иминият компаниясе иң элек медицина оешмасы белән барлык оештыру мәсьәләләрен җайга салырга, чират булдырмау һәм тикшеренүләрне көтү вакытын киметү өчен план буенча килгән пациентлар белән диспансеризациягә килгән затлар агымын төгәл бүлүне тәэмин итәргә тиеш. Моңа иминләштерелгән затларның диспансеризация узу графигын һәм табибларның кабул итү вакытын җайлау да керә. Әлеге бурычны хәл иткәндә халык белән дә, медицина оешмалары белән дә күп эшләргә туры киләчәк.

Бу очракта халыкның диспансеризациягә чакырып җибәрелгән хәбәргә җаваплы каравы бик мөһим. Үз вакытында үткәрелгән профилактика катлаулы  авыруларны кисәтергә һәм сәламәтлекне саклап калырга ярдәм итә


✔ Диспансеризацияне өч елга бер тапкыр үтәргә кирәк. Диспансеризациянең күләме (табиб-белгечләргә күренү, тикшеренүләр һәм билгеле бер яшь чорында үткәрелә торган башка медицина чаралары исемлеге) турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының (www.fomsrt.ru) рәсми сайтында «Иминләштерелгән затларга» дигән бүлектә урнаштырылган.


Республикабыз халкы мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәмен алганда сораулар килеп чыкканда 8-800-200-51-51 телефоны буенча контакт-үзәккә мөрәҗәгать итә ала (Россия буенча шалтырату бушлай).

Иминият компаниясе һәм территориаль фонд белгечләре мәҗбүри медицина иминияте полисын кайда һәм ничек алырга икәнлеген, медицина оешмаларының полис буенча бушлай нинди медицина ярдәмен күрсәтергә тиеш булуын аңлата.

Пациентка түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүне көчләп тагарга маташсалар, ул, контакт-үзәккә шалтыратып, медицина оешмасының таләбе законлы булу-булмау турында аңлатма алып кына калмыйча, мөмкин кадәр кыска вакыт эчендә медицина ярдәменең түләүсез күрсәтелүенә дә ирешә ала.

2015 елда «кайнар линия» телефоннарына - 160 913 мөрәҗәгать,  2016 елның 9 аенда 73 534 мөрәҗәгать керде. Нигездә халык мәҗбүри медицина иминияте полислары белән тәэмин итү, иминият компаниясен сайлап алу (алыштыру) һәм медицина ярдәмен алу мәсьәләләре буенча мөрәҗәгать итә.

Ел саен Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондына һәм иминият компанияләренә меңнән артык шикаять керә. Шикаятьләр медицина учреждениеләре эшенең тиешле дәрәҗәдә оештырылмавына (диагностика тикшеренүләрен үтү өчен чиратның зур булуына, табиб-белгечкә күренеп булмауга), мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәмен бушлай күрсәтүдән баш тартылуга, шулай ук түләүле медицина хезмәтләре күрсәтүне көчләп тагарга маташуга һәм күрсәтелә торган медицина ярдәменең сыйфаты канәгатьләнерлек булмауга кагыла.

Күрсәтелгән ярдәмнең сыйфатына карата дәгъвалар булса да, язма рәвештә иминият компаниясенә мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Бу очракта иминият компаниясе, медицина ярдәме сыйфатына билгеләнгән тәртиптә экспериза үткәреп, үзенең тиешле бәяләмәсен бирә.

Иминият компанияләре шулай ук иминләштерелгән зат белән медицина оешмасы арасында килеп чыккан бәхәсләрне һәм низаглы очракларны судка кадәр һәм суд тәртибендә хәл иткәндә дә юридик ярдәм күрсәтә.

Мәҗбүри медицина иминияте полисы буенча медицина ярдәмен алганда проблемалар килеп чыкса, гражданнарга үз иминият компанияләренә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бары тик шулай эшләгәндә генә үз хокукларыңны тормышка ашырып һәм тулаем сәламәтлек саклау системасы торышына йогынты ясап була.


Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан