"Татарстан Республикасының
мәжбүри медицина иминияте
территориаль фонды"
дәүләт учреждениясе
Кайнар линия телефоны
8-800-200-51-51
Версия для слабовидящих
Пресс-релизлар, чыгышлар
Пресс-релизлар, чыгышлар
15.11.2017

Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фонды Хокукый ярдәм көнендә катнашты


2017 елның 15 ноябрендә Россия Пенсия фондының Казан шәһәре Яңа Савин районындагы идарәсендә Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил «Россия пенсионерлары берлеге» гомумроссия иҗтимагый оешмасының региональ бүлеге белән берлектә оештырган чираттагы Хокукый ярдәм көне булып узды.

Анда Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының иминләштерелгән гражданнар хокукларын яклау бүлеге төп киңәшчесе Куканова Н.В. гражданнарга медицина ярдәме сыйфатына максатчан экспертиза оештыру һәм үткәрү, иминләштерелгән затлар хокукларын судка кадәр яклау тәртибе, шулай ук иминләштерелгән  гражданнар хокукларын яклауны һәм аларга мәгълүмат бирүне гамәлгә ашыру буенча иминият медицина оешмасы вазыйфалары турында консультация бирде. Чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының иминләштерелгән затларның мәҗбүри медицина иминияте өлкәсендәге хокукларын яклауга караган төп мәсьәләләр буенча мәгълүмат кергән, шулай ук иминият медицина оешмаларының һәм Татарстан Республикасы Территориаль мәҗбүри медицина иминияте фондының «кайнар линияләре» телефоннары күрсәтелгән басма продукциясе (белешмәлекләр һәм визит карточкалары) таратылды.



Возврат к списку

 
Бергәләп хәл итәбез
ММИ полисы белән проблемалар? ММИ фондыннан җавап алу өчен языгыз

наверх

Copyright © 2012-2024 ТФОМС Республики Татарстан